2008 ел, Беркли, Калифорния
Джей Хейд – Америка бренды, ике оста исеме белән аталган - Джей Ифшин һәм Хейд Лин. Озак еллар дәвамында югары сыйфатлы музыка уен кораллары сериясен чыгарган. Әлеге марка скрипкалары, альтлары, виолончельләре һәм контрабаслары Америка һәм Европа осталарының иң яхшы традицияләрен берләштерә. 1904 ел, Неаполь, Италия
Джузеппе Дезиато – Страдивари һәм Гальяно модельләрен ясаучы оста. 1834 ел, Феррара, Италия
Джузеппе Маркончини - Омобоно Страдивариның шәкерте Алоизио Маркончининың улы. 1774 елда туган. Кремона мәктәбенең соңгы классигы Лоренцо Сторионида укыган. Феррарада яшәгән. Аның скрипкаларының күбесе алтынсу-көрән яки җете кызыл төстәге лак белән капланган, башкару дәрәҗәсе һәм аһәңе ягыннан үзенең... 2010 ел, КРЕМОНА, ИТАЛИЯ
Мейл Блот – Блотлар династиясе вәкиле, оста Эрик Блотның улы. Страдивари моделендәге скрипкалар ясый. Иң күренекле осталарның берсе - Джио Батта Морасси остаханәсендә эшли. 1740 – 1750 еллар, Милан, Италия.
Паоло Антонио Тесторе – Миланның данлыклы осталары булган Тесторе династиясе вәкиле. Тесторе гаиләсе скрипкаларын декасы (кыллы музыка коралының тавышны көчәйтү хезмәтен үти торган аскы һәм өске тактасы) читләтеп уза торган сызыкның булмавы аерып тора. Тесторе остаханәсе “Бөркет тамгасы”... 1929 ел, Рим
Родольфо Паралупи – Италиянең танылган остасы, 1949 елда Кремонада узган Халыкара кыллы уен кораллары конкурсында җиңүче. 1950 елга кадәр бик күп скрипка һәм гитара ясаган.