Татарстан Республикасының Дәүләт Академия Симфоник оркестры

Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Александр Сладковский.

Татарстанда симфоник оркестрын оештыру идеясен беренче булып,  Татарстанның Композиторлар берлеге рәисе, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов әйтә. Җиһанов һәм КПССның татар өлкә комитеты ның беренче секретаре Табеев башлангычы белән Казанга Натан Рахлин чакырып китерелә. 1979 елда Натан Григорьевичның вафатыннан соң, оркестр белән Ренат Салаватов, Сергей Калагин, Равил Мартынов, Имант Коциньш эшли. 1985 елда сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер вазифасына Россиянең һәм Казах ССРның халык артисты Фуат Мансуров чакырыла, ул оркестрда 25 ел эшли. 2010 елда Фуат Шакир улы вафат булганнан соң, яңа сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер итеп, Россиянең атказанган артисты Александр Сладковский билгеләнә (2016 елдан Россиянең халык артисты, 2020 елдан Татарстан Республикасының халык артисты, 2021 елдан Н.Г. Җиһанов исемендәге КДКнең опера-симфоник оркестр белән дирижёрлык итү кафедарсы профессоры), Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры 45 нче сезонын аның белән ача (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 18 ноябреннән 1102 санлы карары нигезендә Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестрына “Академия” исеме бирелде. Оркестрның исеме “Татарстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры” дәүләт автоном учреждениесе дип үзгәртелде).

 

Александр Сладковский килү белән оркестр тарихында яңа чор башланды. ТР Дәүләт академия симфоник оркестры тарафыннан оештырылган музыка фестивальләре – “Рахлин сезоннары”, “Ак сирень, “Казан көзе”, Concordia, “Денис Мацуев дуслары янында”, “Иҗади ачыш”, “Мирас”, Орган фестивале Татарстанның һәм Россиянең мәдәни тормышындагы олы вакыйгалар булып танылды. Оркестр музыка мәктәпләрендә һәм консерваториядә укучы талантлы балалар һәм студентлар өчен “Республика казанышы” проектын, Казанның мәктәп укучылары өчен “Оркестр белән музыка дәресләре” һәм “Оркестрның тылсымлы кыллары” дигән уку-укыту проектлары, инвалидлар һәм авыр хәлдәге балалар өчен “Музыка белән дәвалау” хәйрия проектларын булдырды.

ТР ДАСОның иҗади партнерлары арасында Ильдар Абдразаков, Борис Андрианов, Борис Березовский, Игорь Бутман, Аида Гарифуллина, Хибла Герзмава, Вероника Джиоева, Пласидо Доминго, Барри Дуглас, Симона Кермес, Сергей Крылов, Василий Ладюк, Николай Луганский, Миша Майский, Денис Мацуев, Михаил Плетнев, Эдвард Радзинский, Вадим Репин, Сергей Ролдугин, Максим Рысанов, Чулпан Хаматова, Дмитрий Хворостовский, Николай Цнайдер, Суми Чо, Альбина Шаһиморатова кебек танылган башкаручылар һәм мәдәният әшлеклеләре бар.

Төрле елларда оркестр Юрий Башмет, Владимир Альтшулер, Михаэль Гюттлер, Кен-Дэвид Мазур, Кристофер Мулдс, Андрес Мустонен, Кшиштоф Пендерецкий, Марк Пиолле, Владимир Спиваков, Эрнст Тайс, Владимир Федосеев, Дмитрий Юровский, Кристиан Ярви, Фредди Кадена һ.б. бик күп дирижерлар белән хезмәттәшлек итте.

Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт академия симфоник оркестры - Medici.tv һәм Mezzo телеканалларында Россиядән  беренче булып яздырылган төбәк коллективы. 2014 елда Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДАСО Япониядә La Folle Journée фестивалендә катнашты. 2016 елда үзенең тарихында беренче тапкыр Европа туры кысаларында Брукнерхауста (Линц) һәм Мюзикферайнның Алтын залында (Вена) концертлар бирде. 2018 елның декабрендә ТР Дәүләт симфоник оркестрының Кытайга беренче гастрольләре узды. 2019 елда Франциянең Нант шәһәрендә ARTE телеканалы La folle journée фестивалендә коллективның концертын яздырып трансляцияләде.

2012 елда оркестр Sony Music һәм RCA Red Seal лейблларында ике альбом яздырды, ә 2016 елда “Мелодия” тавыш яздыру компаниясе белән берлектә берничә музыкаль проект гамәлгә ашырылды: Г.Малерның өч симфониясе (№№ 1, 5, 9), шулай ук Д. Шостаковичның барлык симфонияләре һәм уен кораллары концертлары яздырылды. П.И. Чайковскийның тууына 180 ел тулуга багышлап, композиторның барлык симфонияләре һәм уен кораллары концертлары Sony Classical лейблында яздырылды, 2020 елның май аенда “Чайковский-2020” бокс-сетының цифрлы релизы тәкъдим ителде. 2020 елның августында Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДАСО Sony Classical лейблында С. Рахманиновның барлык симфоник әсәрләрен яздырды. “Сергей Рахманинов. Симфоник коллекция” бокс-сетын тәкъдим итү концертлары 2021 елның мартында Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Казанда узды. 2021 елның июлендә Л. ван Бетховенның барлык симфонияләре һәм И. Стравинский балетларының музыкасы яздырылды.  

Александр Сладковский җитәкчелегендәге оркестрның концертларының язмалары “Орфей”, "BBC Radio 3" радиоларында һәм “Культура” телеканалында даими рәвештә трансляцияләнә.

Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДАСО хәзерге вакытта Мәскәү дәүләт филармониясендә үзенең еллык абонементы булган беренче һәм бердәнбер төбәк оркестры.