Александр Сладковский

Александр Сладковский — дирижер, Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, профессор. Мәскәү һәм Санкт-Петербург консерваторияләрен тәмамлаган. С.С. Прокофьев исемендәге III Халыкара конкурс лауреаты.

2001 елда Эрмитаж театрында Аның Бөеклеге Нидерландлар Королевасы Беатрикс килү хөрмәтенә концертта дирижерлык итә. Марис Янсонс һәм Мстислав Ростроповичка ассистентлык итә. 2006 елдан 2010 елга кадәр Юрий Башмет җитәкчелегендәге “Новая Россия” Дәүләт симфоник оркестрында дирижер була. 2010 елдан – Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры (2021 елның 18 ноябрендә ТР ДСОна «Академия» исеме бирелә. Оркестрның исеме “Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры” дәүләт автоном мәдәният учреждениесе дип үзгәртелә). ТР Дәүләт академия симфоник оркестрында ун ел эшләү дәверендә ул вәзгыятьне тамырдан үзгәртте, Татарстан Республикасы һәм бөтен илнең музыкаль-иҗтимагый тормышында коллективның статусын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрде.

Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт академия симфоник оркестры - Medici.tv һәм Mezzo телеканалларында Россиядән  беренче булып яздырылган төбәк коллективы. 2014 елда Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДАСО Япониядә La Folle Journée фестивалендә катнашты. 2016 елда үзенең тарихында беренче тапкыр Европа туры кысаларында Брукнерхауста (Линц) һәм Мюзикферайнның Алтын залында (Вена) концертлар бирде. 2018 елның декабрендә ТР Дәүләт симфоник оркестрының Кытайга беренче гастрольләре узды. 2019 елда Франциянең Нант шәһәрендә ARTE телеканалы La folle journée фестивалендә коллективның концертын яздырып трансляцияләде.

2016 елда “Мелодия” тавыш яздыру компаниясе белән берлектә берничә глобаль музыкаль проект гамәлгә ашырылды: Г. Малерның өч симфониясе (№№ 1, 5, 9), шулай ук Д. Шостаковичның барлык симфонияләре һәм уен кораллары концертлары яздырылды. П.И. Чайковскийның тууына 180 ел тулуга багышлап, композиторның барлык симфонияләре һәм уен кораллары концертлары Sony Classical лейблында яздырылды, 2020 елның май аенда “Чайковский-2020” бокс-сетының цифрлы релизы тәкъдим ителде. 2020 елның августында Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДАСО Sony Classical лейблында С. Рахманиновның барлык симфоник әсәрләрен яздырды. “Сергей Рахманинов. Симфоник коллекция” бокс-сетын тәкъдим итү концертлары 2021 елның мартында Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Казанда узды. 2021 елның июлендә Л. ван Бетховенның барлык симфонияләре һәм И. Стравинский балетларының музыкасы яздырылды.

Александр Сладковский җитәкчелегендәге оркестрның концертларының язмалары “Орфей”, "BBC Radio 3" радиоларында һәм “Культура” телеканалында даими рәвештә трансляцияләнә.

2019 елда Александр Сладковский “Рахманинов хөрмәтенә махсус проект” номинациясендә бөек рус композиторының иҗатына булган игътибары һәм аңа багышланган “Ак сирень” Халыкара фестивален оештырганы өчен Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара премиясенә лаек булды.

2021 елның 1 сентябрендә Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Роберт улы Дулат-Алеев боерыгы белән Татарстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры, Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Александр Витальевич Сладковский Н.Г. Җиһанов исемендәге КДКнең опера-симфоник оркестр белән дирижёрлык итү кафедрасы профессоры итеп билгеләнде.

2021 елдан башлап, Александр Сладковский Россия Музыкасы Академиясенең академигы, әгъзасы булып тора. Шулай ук 2021 елда ул Валерий Хәлилов хәйрия фондының попечительләр советына керде.

Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР ДАСО хәзерге вакытта Мәскәү дәүләт филармониясендә үзенең еллык абонементы булган беренче һәм бердәнбер төбәк оркестры.