Николай Луганский

Николай Луганский

Мин Александр Сладковскийга һәм ТР ДСОна, вакыт табып, Тамбовка Рахманинов фестиваленә килгәннәре өчен бик рәхмәтле. Миңа сәхнә артыннан оркестрның Чайковскийның “Ромео һәм Джульетта”сын, Рахманиновны һәм ике бисны башкаруын тыңларга насыйп булды - рәхәтләнеп тыңладым. Сладковскийны күптәннән беләм, һәм ТР ДСОның үсешен күреп, оркестр өчен планканың ни дәрҗәдә югары куелуын аңларга була. Музыкантлар моңа ирешә дә - чыгыш ясаган саен башкару осталыгы югарырак була бара. Александр Сладковский - тумыштан лидер һәм киңкырлы шәхес. Мин аның оештыру сәләтенә һәм җитәкчелек итә белүенә сокланам - мондый сыйфатлар һәркемгә дә бирелмәгән.




« алдагы биткә