Дмитрий Хворостовский

Дмитрий Хворостовский

Александр Сладковский – бүген Россиянең иң алдынгы дирижёрларының берсе, ул Россиянең һәм Европаның иң яхшы коллективлары белән уңышлы чыгышлар ясый. 2010 елдан алып, ул Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестрын җитәкли. Мин бу коллектив белән 2011 елның декабрендә Казанда, шулай ук 2013 елның августында “Казан көзе” дип аталган ачык һавадагы Халыкара опера фестивалендә чыгыш ясадым. Татарстан оркестрының кеше ышанмас дәрәҗәдәге иҗади үсешен билгеләп үтәсем килә, бу - коллектив белән көндәлек зур хезмәт нәтиҗәсе. Татарстан оркестры белән чыгыш ясау торган саен җиңелрәк, илһамлырак була бара. Мин маэстро һәм ТР ДСО белән яңа очрашуларга өметләнәм.




« алдагы биткә