Вадим Репин

Вадим Репин

Чираттагы тапкыр Казанга соклану һәм ярату канатларында очам, чөнки узган килүемдә оркестр мине югары дәрәҗәсе, мобиль булуы һәм көйләнгәнлеге белән таң калдырган иде. Александр Сладковский белән диалог беренче минутта ук урнашты, сәхнә артындагы кебек үк. Сәхнәдә аңлашу һәм дуслыкның булуы минем өчен бик мөһим, ул иҗат итү мөмкинлеге бирә. Оркестр бөтенләе белән бирелеп эшли, әзерлекле - шунысы сокланыра да. Музыкантлар ярты сүздән аңлый һәм шунда ук җавап та бирәләр. Мондый оркестр белән эшләү - җан рәхәте!




« алдагы биткә