Александр Князев

Александр Князев

Миңа Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры белән уйнау ифрат уңайлы булды. Соңгы тапкыр әлеге коллектив белән өчме, дүртме ел элек чыгыш ясаган идем. Аерма - шаккаткыч зур! Оркестр бик матур, көйле яңгырый, әллә каян аерылып тора. Шундый кыска вакыт эчендә оркестрны шул дәрәҗәдә үзгәртеп була дип, башыма да китермәс идем. Александр Сладковскийга афәрин! Казан оркестрына афәрин! Ул хәзер үк инде Россиянең иң яхшы оркестрлары исәбендә. Татарстан оркестрының матур киләчәге бар!




« алдагы биткә