МЕНЮ
  • TAT
      • RU
      • ENG
      • TAT
    • Оркестр
        • Оркестр составы
        • Александр Сладковский
        • ТР ДАСО – Оркестр тарихы
        • Уен кораллары
        • Музыкантлар оркестр турында
        • Фестивальләр
        • Балаларга
    • Афиша
        • Афиша
        • Вакыйгалар архивы
        • Буклетлар
    • Яңалыклар
        • Яңалыклар
        • Блог
        • Безнең турыда матбугат
        • ТВ-репортажлар
        • Медиа-кит
    • Медиа
        • Фотогалерея
        • Видеогалерея
        • Дискография
    • Мәгълүмат
        • Мәгълүмат
        • Безнең турыда
        • Тавыш бирү
    • Элемтә

    Александр Князев

    Александр Князев

    Миңа Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры белән уйнау ифрат уңайлы булды. Соңгы тапкыр әлеге коллектив белән өчме, дүртме ел элек чыгыш ясаган идем. Аерма - шаккаткыч зур! Оркестр бик матур, көйле яңгырый, әллә каян аерылып тора. Шундый кыска вакыт эчендә оркестрны шул дәрәҗәдә үзгәртеп була дип, башыма да китермәс идем....

    Күбрәк белергә
    Александр Рамм

    Александр Рамм

    Мин кичәге концерттан соң хезмәттәшләремнең фикерләрен тыңладым, язганнарын укыдым һәм мин дә шул ук сүзләрне кабатлыйм: миңа да уйнавы уңайлы булды, оркестрантларның ярдәмен тою күңелле. Дөньякүләм дәрәҗәдә башкару осталыгын ишетү күңелле. Маэстро Александр Сладковский белән танышуыма чиксез шатмын, аның турында бик күп...

    Күбрәк белергә
    Алексей Рыбников

    Алексей Рыбников

    Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры - искиткеч бердәмлектә яңгыраучы уен коралы. Һәрбер төркем - камиллек үрнәге. Ә барысы бергә - авазларның, төсмерләрнең, фортиссимо, пианиссимо мәҗлесе. Бу оркестрның һәм, әлбәттә инде, маэстро Сладковскийның казанышы!

    Күбрәк белергә
    Альбина Шаһиморатова

    Альбина Шаһиморатова

    Мине Сладковскийның югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы таң калдырды, һәм мин аңа бу турыда әйттем. Александр Васильевич - симфоник оркестр дирижёры гына түгел, ә чын мәгънәсендә опера дирижёры да. Ул минем һәр сулышымны тотып алды һәм ярдәм итте. Бик сирәкләр генә эшли ала моны. Мин дирижёрны тойдым, ул - мине, әйбәт тандем килеп...

    Күбрәк белергә
    Андрес Мустонен

    Андрес Мустонен

    Оркестр мине таң калдырды, мин мондый дәрәҗәдәге әзерлек көтмәгән идем... Бу катлаулы музыка иде, ул музыкантлардан максималь дәрәҗәдәге игътибар, тәртип таләп итә. Бер концертта Казан Педерецкийны, Гобәйдуллинаны, Оливероны, Лютославскийны ишетте - бу дөньякүләм масштабтагы вакыйга!

    Күбрәк белергә
    Барри Дуглас

    Барри Дуглас

    Мин маэстро Сладковский һәм Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры белән рәхәтләнеп уйнадым. Менә дигән музыкантлардан торган искиткеч коллектив, мин алар белән тагын, тагын хезмәттәшлек итәр идем. Яңа уртак проектлар турында хыялланам инде.

    Күбрәк белергә
    Вадим Репин

    Вадим Репин

    Чираттагы тапкыр Казанга соклану һәм ярату канатларында очам, чөнки узган килүемдә оркестр мине югары дәрәҗәсе, мобиль булуы һәм көйләнгәнлеге белән таң калдырган иде. Александр Сладковский белән диалог беренче минутта ук урнашты, сәхнә артындагы кебек үк. Сәхнәдә аңлашу һәм дуслыкның булуы минем өчен бик мөһим, ул иҗат итү...

    Күбрәк белергә
    Гия Канчели

    Гия Канчели

    Ихлас күңелдән шуны әйтәм: башкару дәрәҗәсенең мондый югарылыгы сирәк очрый. Миңа бу турыда әйтүе дә уңайсыз, вакыт-вакыт миңаүземнең музыка ошый башлый. Бу шул дәрәҗәдәге камиллек ки, һәм мин Татарстанга килеп, Казанда шундый оркестрга тап булырмын дип көтмәгән идем, менә өченче көн гаҗәпләнәм инде. Мин хәтта моның өчен кемгә...

    Күбрәк белергә
    Денис Мацуев

    Денис Мацуев

    Шушы вакыт эчендә Татарстанның Дәүләт симфоник оркестрында булган үзгәрешләр - планетар масштабтагы алга таба сикереш ул. Быел миңа дөньяның төрле оркестрлары белән, шулай ук Татарстаннның симфоник оркестры белән уйнарга туры килде. Һәм миндә дөньякүләм дәрәҗәдәге оркестр белән уйныйм дигән тойгы калды.

    Күбрәк белергә
    Денис Мацуев

    Денис Мацуев

    “Ак сирень” фестивале оркестрның да, Казанның да визит карточкасына әверелеп килә. Соңгы елларда мин Татарстан оркестры белән еш чыгыш ясыйм һәм коллективның ничек үсүсен, ниниди программалар эшләвен күреп торам. Бүген без Mezzo каналы өчен концерт яздырабыз. Белүегезчә, март аенда концерт Мәскәүдә яздырылган иде, ул каналдан...

    Күбрәк белергә
    • 1
    • 2

    ОРКЕСТР АФИША ЯҢАЛЫК
    МЕДИА ХӘБӘР ЭЛЕМТӘ
    Госуслуги
    Решаем вместе
    Сложности с получением «Пушкинской карты» или приобретением билетов? Знаете, как улучшить работу учреждений культуры? Напишите — решим!
    Создание сайта