25
января суббота
17:00
2014 г.
Александр Сладковский представляет: «Достояние Республики». Татарская опера «Белый волк»
Программа:
25
января суббота
17:00

БЕЛЫЙ ВОЛК (Ак Буре)
Зульфия Раупова
Эпическая опера-сказка  в 4  действиях на татарском языке.
Премьера
Концертное исполнение
Либретто по мотивам татарской народной сказки «Белый волк»  –  лауреат государственной премии РТ им. М. Джалиля Рузаль Мухаметшин
Музыкальный руководитель и дирижер  –  заслуженный артист РоссииАлександр Сладковский
Солисты: Альбина Латипова, Эльмира Калимуллина, Миляуша Таминдарова, Денис Хан-Баба, Артур Исламов, Айрат Имашев, Руслан Абдрафиков, Рустем Асаев, Динар Джусоев, Рушан Шайбеков
Кыска эчтәлек
Алтын Кала чите, таң ата. Ак Бүренең таш сыны җанга килә, ул дөнья яратылышы, Тәңренең җиргә яңа ыру тудыруы һәм үзенә шул ыруны саклау, яклау бурычы йөкләнүе турында сөйли башлый. Бу ыруның юлбашчысы – олуг Хан, Ханның өч улы һәм дөньяда бер чибәр Ханбикәсе бар иде, ди...
Кинәт кайгы килә: Ханбикәне өч башлы Дию урлап алып китә. Ханның өлкән уллары әниләрен эзләргә чыга, әмма икесе дә бихәбәр югала. Еллар уза. Ханның кече улы – Тәгин – үсеп җитә. Көннәрдән бер көнне ул әтисеннән үзенең туганнары, әнисе турында кызыксына – алар булырга тиеш бит, аңа Кам Ана шулай диде. Хан күп еллар элек баштан кичкән вакыйганы сөйли. Яшь батыр кичекмәстән якыннарын эзләп табарга ният кыла, әүвәл улының бу адымына кискен каршы чыккан Хан ахыр чиктә күнеп, фатыйхасын бирә.
Урманда Тәгин Ак Бүре белән очраша. Батыр урман тынычлыгын бозганга күрә, ул ачулы. Тәгин гафу үтенә һәм, бер уңайдан, үзенең туганнары, әнисе хакында сораша. Ак Бүре тәкәбберлеге, ихтирамсызылыгы аркасында агаларының ташка әверелүе, ә Ханбикәнең явыз Дию патшалыгында ябылып тотылуын әйтә. Тәгин ярдәм үтенә. Ак Бүре ике угланны яңадан терелтә, һәм, әфсен ярдәмендә, кече угланны Дию патшалыгына күчерә. Әфсен вакытында Кам ана да Ак Бүрегә кушыла.
Ләкин Дию патшалыгында Тәгинне Юха Елан – Диюнең сеңлесе көткән икән, ул хан улын сихерли, иртәгәсенгә нәселен, иманын онытачак, ди. Шулай була да...
Кам ана Ак Бүрегә чакыру ташлый, әфсен ярдәмендә алар икәү бергә кече угланны сихердән айнытырга тырыша, ниһаять, Тәгин аңга килә, әтисен, туганнарын һәм иң мөһиме – әнисен, аны коткарырга кирәклеген искә төшерә. Ул Юханы үтерә, аннары Дию янына китә, авыр көрәштән аны да җиңеп чыга. Тәгин әнисе белән очраша.
Кабат Алтын Кала чите, таң ата. Ак Бүре явызлыкның яхшылык тарафыннан җиңелүен белдерә, аңа Кам ана, Хан, Ханбикә, өлкән угланнар, Тәгин кушыла. Кам ана яңа көн тууын игълан итә.
 
Краткое содержание
Золотой город на заре. Оживает каменная фигура Белого волка. Он рассказывает о зарождении мира, о том, как тогда Всевышний создал новый род, а Белому Волку поручил защищать и оберегать его. Был у этого рода предводитель – Хан, у Хана росли трое сыновей и была у него красавица жена – Ханбике…
Случилось несчастье: Ханбике похитил злой, трехголовый Див. Старшие сыновья отправились на поиски матери и пропали. Прошли годы. Вырос младший сын – Тегин. Однажды он спросил у отца, где его мать и братья? Хан рассказал Тегину о трагедии, случившейся много лет назад. Молодой батыр решает отправиться на поиски матери и братьев. Хан сначала отговаривает его, но в конце концов соглашается и благословляет его.
В лесу Тегин встречает Белого волка. Хранитель рода рассержен: батыр нарушил покой леса. Тегин просит прощения у Белого волка и расспрашивает его о судьбе своих родных. Тот рассказывает о том, что братья превращены в камни за дерзость, а мать находится в плену у злого Дива. Тегин умоляет помочь ему. Белый Волк снова оживляет старших сыновей хана, которые отправляются домой к отцу, и произносит заклинание, которое переносит батыра в царство Дива. Заклинанию помогает Кам Ана.
В царстве Дива Тегина околдовывает змея Юха – родная сестра Дива, он должен забыть свой род и свою веру. Кам Ана бьет в набат. Вместе с Белым волком она спешит на помощь батыру. Они читают заклинания, Тегин вспоминает мать и родных. Он убивает Юху и встречает Дива. В тяжелом бою джигит одерживает победу. Тегин встречается с матерью.
И снова Золотой город на заре. Белый волк произносит заключительные слова о победе добра над злом, к нему присоединяются Кам Ана, Хан, Ханбике, старшие сыновья, Тегин. Кам Ана торжественно объявляет о наступлении нового дня.