2015 елдан башлап, Татарстан Республикасының Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры “Оркестрның тылсымлы кыллары” дигән музыкаль белем бирү хәйрия проектын башлап җибәрде.
Казан шәһәре музыка мәктәпләренең кыллы-смычоклы бүлекләрендә укучылар өчен булган әлеге музыкаль белем бирү программалары циклында Александр Сладковский җитәкчелегендәге... 2010 елның декабрендә башланып китте. Дәүләт симфоник оркестрының беренче концертларына мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чакырылган иде. Аннан соң оркестр Балалар республика клиник дәваханәсенең онкогематология бүлеген һәм балалар хосписын шефлыкка алып, анда барып, чыгышлар ясый башлады. ТР ДСО артистлары бәләкәй пациентларга, аларның... Проектның максаты – югары сәнгатьнең гүзәллеген аңлый һәм бәһали белә торган тыңлаучыларның яңа буынын тәрбияләү, аларга музыкаль төшенчәләр, композиторлар һәм әсәрләр турында аңлаешлы телдә сөйләү, классик музыка турында белемнәрне тулыландыру. Андый концертларны Россиянең музыка тәнкыйтьчесе, журналист, телевидение һәм радио алып... «Балалардан балаларга» - Казан мәктәпләрендә укучылар өчен белем бирү хәйрия проекты. Балалар ТР Яшьләр симфоник оркестры катнашуында концертларда чыгыш ясау мөмкинлегенә ия була. Проект мәктәп яшендәге (6-16 яшьләр) балалар арасында классик музыканы популярлаштыруга юнәлтелгән. ... 2010 елдан башлап, ТР Дәүләт симфоник оркестры үзенең эшендә яшь музыкантларга ярдәм итү программасын өстенлекле юәнлешләрнең берсе итеп сайлады. “Республика казанышы” проекты кысаларында Урта махсус музыка мәктәпләре укучылары, Казан консерваториясе студентлары һәм аспирантлары арасыннан иң талантлылары ел саен ТР ДСОның...