Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестивале

Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестивале

«Мирас» фестивале 2015 елда ТР ДСОның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский тарафыннан оештырылды.



Шушы еллар эчендә ХХ гасырның күренекле татар композиторы Нәҗип Җиһанов исемен йөрткән фестиваль Татарстанның бай музыкаль мирасын чагылдырган, кабатланмас милли колорит белән сугарылган үрнәк сыйфатында танылып өлгерде. Фестиваль концертларында төрле буын күренекле татар композиторларының Татарстан тарихы, аның мәдәнияте белән бәйле әсәрләре яңгырый.

Фестивальнең арт-директоры – музыка белгече, фәнни һәм иҗади проектлар җитәкчесе, сәнгать фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алиев.

Фестивальнең Казанда үткәрелү вакыты: гыйнвар-февраль (ел саен).


« алдагы биткә