“Иҗади ачыш” музыка фестивале

“Иҗади ачыш” музыка фестивале

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «XXI гасыр йолдызлары» программасы кысаларында Мәскәү дәүләт академия филармониясе белән берлектә үткәрелә.



Әлеге проект – ТР Дәүләт симфоник оркестрының яшь музыкантларга ярдәм итү программасының бер юнәлеше. Афишада – яңа исемнәр, Мәскәү дәүләт филармониясенең яшь солистлары дәрәҗәле халыкара конкурслар лауреатлары. “XXI гасыр йолдызлары” программасы берничә ел инде тормышка ашырыла. Аның кысаларында Россиянең Мәдәният министрлыгы ярдәме белән яшь солистларның ил буйлап гастрольләре оештырыла. Беренче фестиваль 2014 елның мартында узган иде.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – Александр Сладковский.


« алдагы биткә