Ачык һавада үткәрелә торган «Казан көзе» Халыкара опера фестивале

 Ачык һавада үткәрелә торган «Казан көзе» Халыкара опера фестивале

“Казан көзе” фестивале концертлары традиция буенча 30 августта Республика көнендә Казанның Игенчеләр сарае бинасы янында уза.



Әлеге фестиваль кысаларында классик һәм заманча опера әсәрләрен башкару күздә тотыла, шул исәптән Татарстан композиторларының татар телендә яңгырый торган әсәрләре дә. Концертлар да, спектакльләр дә ачык һавада тыңлаучылар өчен ирекле керү формасында үтә.

 «Казан көзе»нең иҗат гомере әле зур булмаса да, ул инде популярлык казанып өлгерде һәм ел саен меңнәрчә тыңлаучыны җыя. Фестиваль концертларын 80 меңнән артык кеше тыңлады.

 Фестивальдә Роберто Аланья, Дмитрий Хворостовский, Симона Кермес, Любовь Казарновская, Венера Гыймадиева, Леонардо Граменья һәм башкалар катнашты. “Ак бүре” (З. Рәүпова) татар операсының дөньякүләм премьерасы, “Алтынчәч” татар операсының (Н. Җиһанов) юбилей куелышы үтте.

Фестивальнең Казанда үткәрелү вакыты – август – сентябрь (ел саен).


« алдагы биткә