«Денис Мацуев дуслары янында» музыка фестивале

«Денис Мацуев дуслары янында» музыка фестивале

“Денис Мацуев дуслары янында” музыка фестивале – Россиянең танылган пианисты Денис Мацуев белән дирижер Александр Сладковскийның уртак проекты.



Музыкантларны озак елларга сузылган дуслык җепләре бәйли. Аларның иҗади хезмәттәшлеге аркасында Россиядә бик күп яңгырашлы мәдәни вакыйгалар булды, алар барысы да туган илнең төрле төбәкләрендә музыка мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән.

Күренекле музыка вәкилләренең дөньяга карашлары призмасы аша музыка эволюциясе, әһәмиятле музыка әсәрләрен башкару, үзебезнең һәм чит илләрнең музыкаль фикере мирасына кушылу, югары сәнгатьчәлеккә ия булган музыкаль әсәрләрне үстерү һәм тарату, гармонияле шәхес формалаштыру һәм җәмгыятьнең бердәмлеген ныгыту, мәдәни мирасны саклау, мәдәни багланышларны саклау һәм үстерү – фестиваль үз алдына куйган беренчел дәрәҗәдәге бурычлар шушы.

“Денис Мацуев дуслары янында” Фестиваленең мәгърифәтчелек вазифасыннан тыш, яшь талантларга ярдәм итү дә оештырылган. Ел саен Иветта Воронова исемендәге “Яңа исемнәр” Төбәкара хәйрия фондының булачак стипендиатлары сайлап алына, анда Казанның 44 музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар катнаша. Казан мәктәпләреннән яшь музыкантлар еллык стипендия алалар. Проект Казан мәктәпләрендә югары дәрәҗәле белгечләр әзерләүгә этәргеч бирә  һәм Республика музыкантларының  сыйфатлы кадрлар составын киңәйтергә ярдәм итә.

Үткәрү вакыты - сентябрь – октябрь (ел саен).


« алдагы биткә