«Рахлин сезоннары» Халыкара фестивале

«Рахлин сезоннары» Халыкара фестивале

Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский нигез салган «Рахлин сезоннары» фестивале совет чорының күренекле дирижеры, Татарстан оркестрының беренче сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, СССРның халык артисты Натан Григорьевич Рахлин истәлегенә багышлана. Ул оркестр белән 1966 елдан алып, 1979 елга кадәр җитәкчелек иткән.



“Натан Рахлинның исеме яши, һәм без ул яшәсен өчен барысын да эшлибез. Казанлылар, татарстанлылар һәм бөтен Россия халкы өчен безнең колач җитмәслек зур илебезнең мәдәниятенә зур өлеш керткән шәхесләр турында хәтерне саклау традициясе бик тә әһәмиятле”, - дип белдергән иде әңгәмәләрнең берсендә Александр Сладковский.

Фестиваль программасында – Көнбатыш Европа һәм рус классик музыкасы – романтик музыканың Натан Рахлин рухына аеруча якын булган юнәлешләре, бу җәһәттән ул иң оста интерпретатор була.

Беренче фестивальләрдә Ольга Бородина, Ильдар Абдразаков, Суми Чо, Татьяна Сержан, Алена Баева, Тао Линь, Александр Князев, Сергей Ролдугин, Юрлов исемендәге Капелла, Миша Майский, Рудольф Бухбиндер катнашты.

Казанда үткәрелү вакыты апрель (ел саен).


« алдагы биткә