Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара “Ак сирень” фестивале

Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара “Ак сирень” фестивале

“Ак сирень” фестивале бөек рус композиторы, пианист һәм дирижер Сергей Васильевич Рахманинов истәлегенә багышлана. Композиторның иҗат мирасы рус мәдәниятенең генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдә музыка сәнгате казанышы булып тора.



Композитор Казанга ике тапкыр - 1910 һәм 1919 елларда – музыка йортларына инспектор булып килә, Шаляпин белән дус була. Пианист Денис Мацуев киңәше белән композиторның оныгы, Рахманинов Фонды президенты Александр Рахманинов (1933 – 2012) “Ак сирень” фестиваленә мактаулы кунак итеп чакырыла, ул фестивальнең мактаулы президенты булырга һәм оркестрның репертуар сәясәтендә эксперт буларак катнашырга теләк белдерә. Концертлардан тыш, Шәһәр Ратушасы бинасында (элеккеге Дворяннар Җыены), Рахманинов ике тапкыр чыгыш ясаган Колонналар залына яңадан мемориаль такта эленә һәм Казанның Ирек Мәйданына ак сиреньнәрдән торган аллея утыртыла.

2013 елда фестивальнең яңа концепциясе эшләнә – “Сергей Рахманинов һәм аның гасыры”. Музыкантлар, бер яклап, программаларын сайлаганда, билгеле бер иҗат ирегенә ия була, икенче яклап – үзләре өстенлек биргән программаны  “Ак сирень”нең идеясе кысаларында гомумиләштерү мөмкинлеге барлыкка килә.

Төрле елларда фестивальдә Россиянең һәм чит илләрнең күренекле музыкантлары чыгыш ясады – Владимир Федосеев, Михаил Плетнев, Николай Луганский, Юрий Башмет, Денис Мацуев, Борис Березовский, Вадим Холоденко, Дмитрий Маслеев, Рамзи Ясса, Фредерик Кемпф, Максим Могилевский, Барри Дуглас, Валентина Лисица, Полина Осетинская, Филипп Копачевский, Екатерина Мечетина һәм башкалар.

“Ак сирень” Халыкара фестивале – Татарстан Республикасының Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры үткәрә торган иң зур чараларның берсе. Нәкъ менә шушы фестивальне оештырган һәм бөек рус композиторының  мирасына игътибары өчен маэстро Александр Сладковский 2019 елның апрелендә “Рахманинов исемендәге махсус проект” номинациясендә Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара премиягә лаек булды. Әлеге премиягә төрле елларда Владимир Ашкенази, Валерий Гергиев һәм Николай Луганский кебек күренекле музыкантлар лаек булган иде. Әлеге бүләк “Ак сирень” фестиваленең тугыз еллык гомере эчендә халыкара дәрәҗәдә танылуын һәм Россиядә, чит илләрдә үткәрелә торган абруйлы музыкаль җыеннар һәм фестивальләр арасында үзенең лаеклы урынын яулавы турында сөйли.

Казанда үткәрелү вакыты – май-июнь (ел саен).


« алдагы биткә